Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урманчыларны бәйге берләштерде

Сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәмнәрен Саба урманчылары, елдагыча, хезмәт уңышлары белән лаеклы каршылыйлар.

Эшчәнлекләре урман белән бәйле барлык хезмәткәрләр 11 сентябрьдә «Карпат» ял комплексына традицион бәйрәм-бәйгегә җыелдылар. Табигать-анабыз да урманчыларның тырыш хезмәтләрен бәяләп, алтын көзнең ямьле көнен бүләк итте. Яшел хәзинә хуҗаларын кояш та җылы нурлары белән сәламләде. Бәйгеләргә керешкәнче Саба урман хуҗалыгында җитештерелгән бай күргәзмә белән танышып, әлеге хезмәт осталары тудырган гаҗәеп агач эшләнмәләр белән хозурланырга мөмкин иде. «Моңа кадәр алты участоктагы эшчеләрне бергә җыйнап,  агач эшкәртү, урманны әзерләү, чыгару, сувенир эшләү һәм башка юнәлешләр буенча ярышлар үткәрелде. Бүген табигатьнең иң матур җирендә урманчылар җыйналды. Күптармаклы хуҗалыгыбызның урманчылары  бәйрәмгә матур эш күрсәткечләре белән килделәр. Урман фондында 130 гектар мәйданда, ерганаклы текә тау битләрендә 1700 гектар мәйданда яшь агачлар утыртылды,  яшь үсентеләрне тәрбияләү чаралары күрелде. Урманнарны корткычлардан, янгыннардан саклау буенча шактый эшләр башкарылды...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев