“Уйный-уйный үсәбез!”
Район яңалыклары

“Уйный-уйный үсәбез!”

Балалар бакчасында ел әйләнәсендә төрле күңелле чаралар оештырылып тора. Җәй айларында балаларның сәламәтлекләрен ныгыту йөзеннән хәрәкәтле уеннар, спорт ярышлары саф һавада үткәрелә. Бүген тәрбияче Хаҗиева А.М. “Уйный-уйный үсәбез!” дип исемләнгән спорт бәйрәме үткәрде. Балалар ике командага бүленеп узара көч сынаштылар, төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев