Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уңыш бәйрәме – көзге тантана

Быел игенчеләр­нең – кырларда армый-талмый хез­мәт куючыларны хөрмәтләп үткәрелүче уңыш бәйрәме, эпидемиология вәз­гыяте бәлки яхшырыр дигән өмет белән бераз сузыл­ды, күпмедер со­ңарды да. Ахыр чиктә чараның форматы үзгәрде, әмма эштә үзләрен күрсәткәннәрнең берсе дә игътибардан читтә калмады. Мисалга, “Игенче” җәмгыятендә хезмәт алдынгыларын билгеләп үтүгә аеруча иҗади якын килделәр. Ху­җалык үз хисабына гына да 50гә якын кешегә акчалата премия бирде. Тантанада район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.

Илнар Дәминов, Солтан Хәйруллин, Рөстәм Нуриев, Азат Шәрәфиев «Нью-Холланд» комбайннарында 20118шәр центнер ашлык суктырдылар.

Хезмәт алдынгылары, шу­лай ук гомер буе игенчелектә-тер­лекчелектә эшләгән ветераннар өчен Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров һәм авыл үзеш­чәннәре иң яраткан җырларын башкардылар. Әлеге чаралар үз дәрәҗәсендә барлык хуҗалыкларда да үтте һәм районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәй­рәмне быел аеруча зур уңышлар белән каршылады. Агротехник сроклар төгәл үтәлеп, югары сыйфатлы бөртекле культураларның тулай җыемы 89,8 мең тонна тәшкил итте, уртача гектар уңышы 36,6 центнер булды. Район тарихында мондый уңышның булганы юк иде. Терлекләргә 154920 тонна силос, 174881 тонна сенаж (төргәклесе 2423 тн.), 20215 тонна печән, ягъни бер баш шартлы терлеккә 40,1 центнер азык берәмлеге әзер­ләнде.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Нургаян Шәрипов, Илназ Сабиров, Газинур Газизҗанов, Марат Галимуллин «Тукано-2010» комбайннарында 20720шәр центнер ашлык суктырдылар

 

 “Ягуар” комбайннарында яшел масса төяүдә яхшы күрсәткечләргә ирешкән Фәрит Шәрипов, Рамил Миңнебаев, Булат Габделхаков.

 

 “Нью Холланд-2007” комбайннарында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Илдус Галиев (сулдан), Марат Галимуллин, Нияз Гатиятов, Марат Гатауллин.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев