Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Узган атнада районыбызга Казанның “Ярдәм” хәйрия фонды вәкилләре килде

Имам ярдәмчесе Фәнис хәзрәт Мингәрәев Саба җәмигъ мәчетендә мөгаллимнәр белән очрашып, үзләренең фонд эшчәнлеге белән таныштырды һәм күптән түгел башланып киткән “Күңел күзе белән укыйм Коръән” акциясе турында сөйләде. Бүгенге көндә бөтен илгә танылу алган “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге 5 меңгә якын кешегә ярдәм күрсәтә икән. Үзәккә авыр тормыш хәлендә калган, аяк-куллары йөрмәүче, ишетми-сөйләшмәүче кешеләр мөрәҗәгать итә.

“Күңел күзе белән укыйм Коръән” акциясе Луи Брайль шрифтына нигезләнгән Изге Коръәнне бастыруны һәм аны күрмәүчегә бүләк итүне күздә тота. “Әлеге Коръән безнең нәшриятебездә генә бастырыла һәм Рәсәй буенча күрмәүчеләргә бушлай таратыла. 6 томнан торган шундый Коръәннең бәясе – 7600 сум. Изге китапны бастырып, дөнья яктылыгын күрүдән мәхрүм булучыларга тапшыруда һәркем үз өлешен кертә ала. Коръәнне укучыга да, укырга ярдәм итүчегә дә һәр хәрефе саен савап язылыр ди бит. Мондый Коръәнгә ихтыяҗ зур, аны илебезнең төрле төбәкләреннән сорыйлар. Һәр китапка кемнән бүләк ителүе турында исеме дә языла“, – дип сөйләде Фәнис хәзрәт.

Фәнис хәзрәт ул көнне Сабаның “Мотыйгулла” мәчетендә җомга намазы үткәрде, үтемле вәгазе белән һәркемнең күңелендә кабатланмас кичерешләр уятты. Үзенең дә язмышы гыйбрәтле.

“6 яшемдә авырып, 3 ай комада булганмын. Аякка баскач, күзләрем күрми башлады. Шуннан соң Ислам минем тормыш юлым икәнен аңладым. Җиңел булмады: дөм сукыр килеш бу дөньяга яраклашырга өйрәндем. Абынып егылам, елыйм, әни минем белән бергә елый иде. Әти-әнием үсешем өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр. Музыка мәктәбендә уку миңа тормышымда нык ярдәм итте: мин үземнең сулышымны ишетеп йөрим. Тавышым югалып китә икән, димәк, юл аска төшә дигән сүз. Музыка эхолокацияне үстерергә ярдәм итте”– ди хәзрәт.

Фәнис кечкенәдән ял көннәрендә «Мәдинә» мәчетенә йөри башлый, Брайл сисетмасы буенча Коръән укырга өйрәнә, Ислам көллиятен, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлый. Үз өстендә күп эшли, спорт белән шөгыльләнә, буш вакытында йомшак курчаклар тегеп, төрле бәйгеләрдә катнаша. Өйрәнгәннәрен башкалар белән дә теләп уртаклаша, мохтаҗларның хәлен белә. Төрмәгә барып җомга намазларын укырга да вакыт таба.

"Безнең күрмәүче шәкертләребез арасында: ”Йә, Раббым, менә шушы хакыйкатькә мин сәламәт вакытымда ирешкән булсамчы, авырганчы мин дип күкрәк кагып йөрдем, менә хәзер генә тормышның чын мәгънәсенә төшендем”– дип әйтүчеләр бар. Коръән укый башлагач, аларның ничек дулкынланганнарын күрсәгез... Беренче сүрәне укуга, алар күз яшьләре белән генә түгел, җаннары белән тетрәнә-тетрәнә елыйлар, мин бит Аллаһы Тәгалә сүзләрен үз кулларым белән тотып укый алам дип шатлананалар. Бу Коръәнне бастыруда өлеше тигән кешеләрнең нинди иксез-чиксез саваплы эш башкаруларын да аңлата инде бу хис-кичерешләр. Сабалылар да бу акциядән читтә калмас, сәдака җәриягә кушылыр дип өметләнәбез, аның бар нечкәлекләре турында мәчет имамнарыннан тулырак белешә аласыз”, – дип тәмамлады чыгышын хәзрәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев