Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"В книжной памяти мгновения войны" - республика конкурсы үткәрелә

Татарстан Республикасының яшүсмерләр китапханәсе – яшь иллюстраторлар өчен "В книжной памяти мгновения войны" - республика конкурсы үткәрә. Конкурсның максаты - яшьләрдә Ватан сугышы турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына карата горурлык хисе тәрбияләү.

Катнашучыларга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби әсәрләргә иллюстрация ясау һәм шул ук вакытта әсәрнең авторын һәм исемен күрсәтү кирәк.  Безнең китап укучы яшьләребез дә, конкурста катнашу өчен, өй шартларында да әдәби әсәрләргә багышланган иллюстрация ясауны кулай күрәләр.
Китап сөюче яшьләребез! 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби әсәрләргә иллюстрация ясыйсыгыз килсә, Татарстан Республикасының яшүсмерләр китапханәсе сайтына кереп нигезләмә белән таныша аласыз.

Мәгълүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев