Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Вдохновение» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы

2019 елның 16 февралендә Казан шәһәрендә «Вдохновение» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Конкурс талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү, балалар мәгарифе һәм сәнгать өлкәсендә тәрбия бирү мәсьәләләренә җәмәгать игътибарын җәлеп итү, иҗади коллектив җитәкчеләренең һөнәри осталыгын һәм квалификациясен күтәрү максатыннан үткәрелде.

Бу конкурста Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе һәм балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары катнашты. «Инструменталь» номинациясендә аерым башкаручылар һәм ансамбльләр (укытучылары Фатыйхова Р. Г., Газизов А. З., Харрасов Р. С. һәм Мөхетдинова Э. Н., «Вокал» номинациясендә «Тамчы» вокаль ансамбле һәм ялгыз башкаручылар (җит. Харрасова Л. А.).

Безнең укучылар лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр:

«Вокал» номинациясе:

- «Тамчы» вокал ансамбле (җит. Харрасова Л. А.) - I дәрәҗә Лауреаты;

- Кузьмина Полина (укытучысы Харрасова Л. А.) - I дәрәҗә Лауреаты;

- Нуриева Наилә (укытучысы Харрасова Л. А.) - I дәрәҗә Лауреаты;

«Инструменталь» номинациясе:

- Билалова Найлә - фортепиано (укытучысы Мөхетдинова Э. Н.) - II дәрәҗә Лауреаты;

- Мөхетдинова Элина - фортепиано (укытучысы Мөхетдинова Э. Н.) - II дәрәҗә Лауреаты;

- баянчылар дуэты: Хәкимов Инсаф һәм Газизов Фәннур (укытучысы Фатыйхова Р. Г.) - III дәрәҗә Лауреаты;

- гармунчылар ансамбле: Газизов Фәннур, Хәкимов Инсаф, Шәрипов Нәфис, Зиннатов Эмиль, Мөбәрәкзянов Рәүф (укытучысы Газизов А. З.) - III дәрәҗә Лауреаты;

- халык уен кораллары ансамбле (укытучысы һәм концертмейстер Харрасов Р. С.) - III дәрәҗә Лауреаты;

- баянчылар ансамбле: Хәйриев Илдус, Хуҗин Рифат, Заһидуллин Әмирхан, Шәмсетдинов Ислам, Гайсин Нурсил (укытучысы Фатыйхова Р. Г.) - I дәрәҗә Дипломанты;

- Габизов Илсаф (укытучысы Харрасов Р. С.) - I дәрәҗә Дипломанты;

- Газизов Фәннур (баян - соло) (укытучысы Фатыйхова Р. Г.) - III дәрәҗә Дипломанты;

Укучыларыбызны һәм аларның укытучыларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев