Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветераннар футбол уйный

Район башлыгы хезмәт коллективлары һәм авыл (шәһәр) җирлекләре ветераннар (40+) командалары арасында мини-футбол буенча район чемпионаты үткәрү нигезләмәсен раслады. Максаты – физик культура һәм спортны пропагандалау һәм популярлаштыру, халыкның ялын оештыру өчен шартлар тудыру. Чемпионат әйләнеш системасы буенча үткәрелә, уеннарга 2022 елның 26 гыйнварына 40 яше тулган ир-атлар кертелә.

Ул оешмада 3 айдан артык эшләгән булырга тиеш. Шулай ук команда составына шул оешмада эшләп лаеклы ялга киткән пенсионерлар да кертелә ала. Уеннар 31 гыйнвардан Килдебәк урта мәктәбе спорт залында (яки башка урында) 19 сәгатьтә башлана. Призерларга тиешле дәрәҗәдәге Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылачак. Катнашучыларның заявкасы табиб рөхсәте белән расланган булырга тиеш.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X