Әлеге мәгълүматлар республиканың Хезмәт, социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы чыгарган җитештерү календарендә китерелә.
Документ буенча, гыйнварда (Яңа ел каникуллары) яллар 8 гыйнварга кадәр дәвам итә.
Киләсе елда 23 февраль (Ватанны саклаучылар көне) һәм 8 Март (Халыкара хатын-кызлар көне) шимбә һәм якшәмбегә туры килә. 24 февральдә һәм 10 мартта (дүшәмбе) эш көне була.
Май аенда Яз һәм хезмәт бәйрәме, шулай ук Җиңү көне уңаеннан яллар 1-4 майда һәм 8-11 майда була.
Июньдә Татарстан халкын Корбан бәйрәме (6-8 июнь) һәм Россия көне (12-15 июнь) уңаеннан яллар көтә.
30 август (Татарстан Республикасы көне) шимбәгә туры килә, шуңа күрә өстәмә ял көне булмый.
Көзен татарстанлылар 2-4 ноябрьдә (Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан) һәм 6 ноябрьдә (Татарстан Республикасы Конституциясе көне) ял итәчәк.
Яңа ел яллары 31 декабрьдә башлана.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/xezmat-ministrlygy-2025-elda-tatarstan-xalky-120-kon-yal-itacak-5895569


Нет комментариев