Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа ел чыршысы конкурсы

Районыбызда Яңа ел бәй­рә­менә әзерлек уңаеннан “Иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы” конкурсы игълан ителде. Максаты – биналар һәм территорияләрне матур итеп бизәүчене ачыклау, районда яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар өчен бәйрәм атмос­ферасы тудыру, балаларның һәм олы­ларның кышкы ялы өчен шартлар тудыру, Яңа ел чараларында катнашучыларның сәнгать иҗатын хуплау һәм халыкта матурлыкка кызыксыну уяту. Конкурс ике номинациядә үткәрелә:

Яңа ел чыршысын, территорияне иң яхшы бизәү һәм Кыш бабайлар, кар кызлары парадында катнашучы делегацияне иң яхшы әзерләү. Әлеге конкурс турында нигезләмә, номинацияләр һәм эшләрне бәя­ләү критерийлары һәм Яңа ел кампаниясенә кагылышлы башка файдалы мәгълүмат белән район сайтында (saby.tatarstan.ru) танышырга мөмкин. Тер­риторияләрне бизәгәндә, кар-боздан сыннар ясаганда узып баручы елда ТАССР төзелүгә – 100, Саба районы оешуга 90 ел тулганлыгын, 2021 елның Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бер­дәмлеге елы буларак игълан ите­лүен исәпкә алырга кирәк. Ба­лалар сөенеченә күмелгән, әкият, тылсым белән тулы әлеге гаилә бәйрәменә лаеклы итеп әзер­ләнергә һәм аны матур итеп каршыларга чакырабыз! Оешма-учреждениеләрдә, җирекләрдә һәм шәхси хуҗалыкларда конкурста катнашучылар эшләрен карап чыгу 21-24 декабрьгә бил­геләнгән. Төп чыршыны ачу тантанасы 26 декабрьдә булачак. Кыш бабайлар парадында җиңүчеләр, тудырылган образларның сән­гать­лелеген, Яңа ел персонажларындагы оригинальлекне, тамашачылар симпатиясен исәпкә алып, “Җәяүлеләр”, “Җигүле атлар белән мәйданга керүчеләр” һәм “Ел символлары белән транспорт чараларын бизәүчеләр” арасында билгеләнәчәк.

Фото: архив/Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев