Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа елда ничек ашап үтләмәскә?

Яңа ел табынында майлы, ысланган ризыкларның чамасын белегез, күбрәк яшелчә белән тукланыгыз",– ди табиб-терапевт Ренат Әхмәтшин. Яңа ел бәйрәмнәре якынлашкан көннәрдә ул сабалыларга үзенең киңәшләрен җиткерде.

 –Ренат әфәнде, безне Яңа ел табыны, аннары тагын ун көнгә якын эшкә бармыйча  ашау  көтә. Ничек итеп ризык ашап үтләмәскә?

  Күпләр бу вакытта дусларын, туган-тумачаларын, якыннарын бергә бәйрәм итәргә чакыра, кунак җыя, үзләре дә бара. Кунаклар килеп чыкса дип, хуҗабикәләр салатын, тортын ясый, духовкага тавык-казын куя.  Шуңа күрә ризыклар мул, кәеф тә шәп була. Әмма Яңа елларда еш кына ризыкларны саклау сроклары турында онытабыз. Бәйрәм табынының куркыныч ягы да менә шул.

Без табындагыны аз-азлап булса да капкаларга тырышабыз һәм бу хәл берничә сәгатькә сузыла. Ә безнең организм бу кадәр ризыкны эшкәртергә әзер түгел. Бу вакытта иң авыры ашказаны асты бизенә туры  килә. Ул тиешле күләмдә ашказаны асты согы бүлеп чыгарырга тырыша. Тик еш кына бу эшне ахырына кадәр башкарып чыга алмый:  ашказаны асты бизе ялкынсынырга  мөмкин. Бу — куркыныч хәл һәм Яңа елда  еш очрый. Шушыларның барысы янына аракы, шәрабларны, газлы эчемлекләрне дә,тәмәке тартуны кушсак, сәламәтлегегезнең какшавын көт тә тор. Димәк, һәрнәрсәдә чама белергә кирәк. Яхшы кәеф, гәүдә җиңеллеге, сәламәтлек булганда гына бәйрәм үзенең тылсымлы яклары белән сөендерер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев