Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Ямьле җирдә яшисез, күркәм эшләр башкарасыз...”

Өченчекөн районыбызга эшлекле сәфәр белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Дәүләт эшлеклесе Сабадагы үзгәрешләрне карады, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру барышы белән танышты, район халкы белән аралашты.

Эш сәфәре Саба сәнәгать паркының җитештерү мәй­дан­чыкларын караудан баш­­ланды. Биредә Фәрит Мө­­хәммәтшин резидентлар белән очрашып, алар җи­тештерә торган продукция белән танышты. Шулай ук Казахстан компаниясе эшли торган мәйданчыкта булды. Билгеле булганча, «Моноазык җитештерү» про­екты кысаларында сә­нәгать паркында бу елның ноябрендә сәгатенә 10 тонна катнаш азык җитештерә торган завод төзүне төгәлләү планлаштырыла. “2024 елга «Саба» территориясендә 22 резидент эшләячәк, ә эш урыннары саны 511гә кадәр артачак”, -дип аңлаттылар хөкүмәт рәисенә.Чиратта­гы тукталыш Сабаның “Ямьле Саба” биләмәсендә дә­вам итте. ”Олимп” стадионыннан Яр буена электро­мобиль белән килеп җит­кән дәрәҗәле кунакларны бертөркем халык каршы алды. Район үзәк китапханәсе коллективы оештырган күр­гәзмәлек, “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсенә йөрүче Саба шагыйрьләре, «Өлкәннәр клубы» вәкилләре районыбыз кунагын шигъри юллар бе­лән сәламләделәр, китап, чә­чәкләр бүләк иттеләр. Фә­рит Хәйрулла улы яр буена килгән халык белән дә аралашты, “Ямьле җирдә яшисез, күркәм эшләр башкарасыз, горурланырлык әй­берләрегез күп”- диде ул мәйданга җыелучыларга. Алга таба Дәүләт Советы рәисе район хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов озатуында «Безнең ишегалды» илкүләм проекты буенча Сабаның З.Йосыпов урамының 13 йорт каршысында төзекләндерелгән ише­г­­алдын карады һәм баш­ка­рылганнарга уңай бәя бирде. «Халык чисталык­ка, культу­рага өйрәнә, яшәгән җирне матурлау, ямь­лән­дерү буенча бергәләп ки­ңәшәбез, алар катнашында күп нәрсә эшлибез. Шуңа да чүп савытлары булсынмы, йорт каршындагы эскәмияләр, балалар мәй­данчыгы-һәркайсына сак­чыл караш сизелә” — диде Фә­рит Мөхәммәтшин. Чи­рат­­­тагы тукталыш Иләбәр авы­­лында «Демография» ил­­­­күләм проекты буенча тиздән сафка басачак балалар бакчасы биләмәсендә дәвам итте. Хәзерге вакытта би­на эчендә җиһазлар ур­наштыру, ишек алдын ямь­ләндерү эшләре бара, агачлар утырталар, балалар мәйданчыгын тәртиплиләр. 50 балага исәпләгән бина якын көннәрдә ачылыр дип көтелә. Сәфәр барышында Фәрит Мөхәммәтшин Шә­мәрдән авылында су чистарта торган иске корылмаларны карады, Чулпыч авылындагы «ПМК» роботлаштырылган сөт комплексындагы эш барышы белән дә танышты. “Саба райо­нында яхшы якка үзгәрешләр бик күп, авыл урамнарны гына түгел, инде ишек аллары да асфальтланып, яшәү рәвеше күптән шәһәр дәрәҗәсенә ирешеп килә биредә. Болар барысы да шәһәр белән авыл арасындагы тормыш итү дәрәҗәсен тигезләштерүгә юнәлтелгән президент про­г­­­раммаларының уңай хәл ите­лүен күрсәтә. Бу бер көндә генә башкарыла торган эшләр түгел, алар еллар дәвамында булдырылган хәзинә. Саба­лыларның тырышлыгына, тату яшәү­лә­ренә, татар, мил­ли җан­лы булуларына сокланмый мөмкин түгел”,-диде соңын­нан Фәрит Мөхәм­мәтшин журналистлар­га эш сәфәрен йомгаклаганда.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/bgen-rayonga-eshlekle-sfr-beln-tatarstan-respublikasy-dlt-sovety-rise-frit-mkhmmtshin-kilde

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев