Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Янгын сагы хезмәткәрләре белән очрашу

21нче апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен әңгәмә-очрашу оештырдылар. Чара «геройлык» төшенчәсе, геройлык һөнәрләре турында әңгәмә белән башланып китте. Әлеге әңгәмәнең максаты балаларда бер-береңә, якыннарыңа сакчыл караш тәрбияләү, кеше тормышының кыйммәтен күрсәтү, героик һөнәр ияләре хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү. Презентация ярдәмендә китапханәче балаларны табиб, янгын сүндерүче, су асты көймәсе, хәрби һөнәрләр, космонавт һөнәрләре белән таныштырды.

Балалар белән очрашуга геройлык һөнәре вәкиле – Лесхоз аерым посты башлыгы Мингазов Р.Ш. чакырылды. Шулай ук Мингазов Р. Ш. балаларга мастер-класс күрсәтте. Балалар бик тә тәэсирләнеп калдылар һәм үзләре дә янгын сүндерүче экипировкасын үз җилкәләрендә сынадылар. Чара ахырында балалар алган белемнәре белән уртаклаштылар һәм бүләкләр алдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев