Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яратканы шашка иде

Районның танылган шашкачысы Зө­­фәр абый Вәлмиев быел 80 яшен ту­­ты­расы иде. Кызганыч, юби­ле­ена килеп җитә алмыйча, ике ел элек арабыздан китеп барды. Аны якын­нан белүчеләр Зөфәр Кор­бан улын уен-көлке яратучы, жор тел­­ле, киң күңелле кеше иде дип ис­кә алалар. Ул җырларга да бик ярат­­­ты. “Нәүрүз” халык фольклор ан­сам­блендә яратып чыгыш ясады. Соң­гы елларда шаян шигырьләр өй­рәнеп тә, халыкның күңелен кү­тәр­­де. Әмма иң яратканы шашка бул­ды. Шушы өстәл уены белән го­ме­ре буе мавыкты.

undefined

Редакциягә шаш­ка уены миниатюраларын тө­зеп алып килеп тә, укучыларны кызык­сын­­дыра иде. Шуңа да аны ешрак шаш­­ка фанатлары искә ала, иң ма­тур партияләрен искә төшерә. Шу­лар­ның берсе Азат Әхмәтов Зө­фәр Вәлмиев истәлегенә шашка тур­­ни­ры үткәрү хыялы белән яши баш­лый. Ике ай дигәндә нияте чын­га аша. Спонсоры да табыла. Ул – үзе дә шаш­ка-шах­мат уеннары остасы Зөфәр Зин­нәт улы Мөхәммәтшин. Крестьян-фер­мер хуҗалыгы җитәкчесе тур­нир­ның барлык чыгымнарын үз өс­­те­нә ала. Узган шимбәдә “Саба-Аре­на”да узган ярышка Биектау, Әтнә, Бал­тач, Кукмара районнарыннан да кил­­гәннәр иде. Саба шашкачылары 21 уенчыдан торган 7 команда куйды. Су­дьялык итүчеләр - Казанныкылар. Җи­ңү­челәр 4 сәгатьтән артык бар­ган партияләрдән соң ачык­лан­­ды. Командалар арасында са­ба­­лылар призлы урыннарны үз­лә­­рендә саклап калдылар: 1. Юл­­­бат шашкачылары (Илфат Сөн­га­­­тов, Шамил Галиев, Гөлниса Төх­­бә­туллина). 2. “Саба-I” (Хәмит Вә­­гыйзов, Нәзир Дәүләтгәрәев, Гү­зәл Кәримова). 3. “Саба-II” (Ил­фат Ханнанов, Азат Әхмәтов, Си­ри­нә Мөхәммәтова). Шәхси берен­че­лектә дә икенче урынга карал­ган призларны гына башка районнар алып китте: Чулпан Габ­делганиева (Балтач), Ленар Мин­җа­нов (Биектау). Олырак яшьтәге ве­те­раннар арасында нәтиҗәләр ае­рым чыгарылды: 1. Павел Иванов (Биек­тау). 2. Мулланур Мусин (Яв­лаш­тау). 3. Илгиз Хаҗиев (Кукмара). Ха­тын-кызлар арасында: 1. Миң­ненур Садыйкова (Шәмәрдән). 2. Кәү­сәрия Низамиева. 3. Фәния Шәм­сетдинова (Саба). Барысын да Зөфәр Вәлмиевның фотосы тө­ше­релгән медальләр, ярышлар ди­ректоры Грамоталары, кубок, ак­ча­лата призлар белән спонсор Зө­фәр Мөхәммәтшин бүләкләде. “Әтиебез спорт­ка җаны-тәне белән би­ре­леп яшәде. Гомере буе “Ашыгыч яр­дәм”дә өлкән фельдшер да булып эш­лә­гәч, күңеле дә нечкә иде. Бик матур турнирны оештырган Азат Әхмәтовка, финанс ярдәме күр­сәт­кән Зөфәр абыйга гаиләбез исе­мен­нән зур рәхмәт белдерәсем ки­лә. Алга таба да әти истәлегенә ярыш­лар булыр дип ышанасы килә”,– ди­­де кызы Резеда. Шулай да иң шат­лан­ганы Зөфәр Вәлмиевның оныгы Ай­­лин булгандыр. Ике яшьлек кыз бү­ләкләү тантанасында кычкырып кул чәбәкләп, барысының да игъ­ти­ба­рын үзенә җәлеп итте.

undefined

Районыбыз спортчылары 7 октябрьдә рус шашкасы буен­ча Биектауда үткәрелгән рес­пуб­лика чемпионатында да уңыш­лы чыгыш ясадылар. Хәмит Вә­гый­­зов, Нәзир Дәүләтгәрәев, Ил­фат Ханнанов, Гүзәл Кәримова сос­тавындагы Саба командасы, Яшел Үзән шашкачыларыннан 3,5 очкога калышып, 2нче урын­ны алды. Гүзәл Кәримова шәхси бер­ен­челектә 2нче призер бул­ды. Ярышның тренеры – Азат Әх­мә­тов.

undefined

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев