Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшәгән җирең матур, төзек булсын дисәң...

2014 елдан бирле җирле әһә­мияткә ия мәсьәләләрне хәл итү максатыннан үткә­релүче җирле референдумга башта халык шикләнебрәк карады. Әмма беренче тавыш бирүдә “Ник бездән акча җыялар, миңа моның ни файдасы бар?” диючеләр хәзер инде “Акчаны кайчан бирәсе?”- дип үзләре кызыксыналар. Чөнки акчаның кая киткәне күз алдыбызда – ул үзебез өчен, җирлекне матурлау һәм төзекләндерү өчен тотыла. Алай гына да түгел, халыктан җыелган сумма хөкүмәт тарафыннан дүрткә тапкырланып кире үзебезгә кайта, ә бу акчага исә күләмле эшләр планлаштырып, башкарып чыгарга мөмкин.

undefined

Сабадагы быел төзекләндерелгән «Кәли» чишмәсеннән су алучылар өзелми

Байлар Сабасы мисалында карасак, 2014-2020 елларда халыктан 11 миллион сумнан артык үзара салым җыйналып, барлыгы 55 миллион сумнан күбрәк эш башкарылган. Әйе, тигезсез юлдан, чокырланып беткән тротуардан йөрисе килми, чишмәнең дә чис­та һәм төзек булуын, зиратларда тәртип саклануын, агач һәм куаклар, чәчәкләрдән бистәбезнең балкып торуын яратабыз. Менә шуңа күрә җирле референдумда катнашучылар үзебезгә дип тавыш бирә дә инде.

undefined

Ләкин быел илдәге санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында җирле референдум үткәрелмәде. Саба шәһәр җирлеге башлыгы карары нигезендә, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнардан 2021 ел өчен үзара салым җыю буенча оешма, предприятие һәм учреждениеләрдә, шулай ук район мәдәният йортында җыелышлар узды. Аларда халыкны борчыган мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде, теләк- тәкъдимнәр язмача һәм телдән кабул ителде. Җыелышларның йомгаклау карары нигезендә, ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 300 сум үзара салым җыелачак. Бүгенге көндә халыктан әлеге акчаны җыю бара (вакыты -15 гыйнварга кадәр). Аны эш көннәрендә Саба шәһәр җирлеге җирле үзидарә органнары урнашкан бинага (Мәктәп урамы, 31А йорты адресы буенча) килеп түләргә мөмкин (шимбә көнне төшке ашка кадәр дә кабул итәбез). Шулай ук оешма, учреждение, предприятиеләрдән чакырулар кабул итәбез һәм эшне урынга барып оештырабыз.

Яшәгән җирнең матур, төзек һәм уңайлы булуы барыбыз өчен дә мөһим. Шуны истә тотып, бистәдә аның йөзен матурлау һәм халыкка тагын да уңайлы яшәү мохите тудыру максатында зур күләмле эш башкарыла. Без – бистәдә яшәүчеләр дә әлеге эшкә үз өлешебезне кертик, килгән кунаклар уңай үзгәрешләргә соклансын, ә үзебез биредә яшә­вебез белән горурланыйк!

Нәркиз Мифтахова, Саба шәһәр башкарма комитеты сәркатибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев