Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшьләр парламенты тренинг үткәрде

Балалар иҗат үзәгендә Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары өчен тренинг үткәрелде.

Әлеге чараның максаты: катнашучыларга командада уңайлы урын сайлаганда ярдәм итү; бердәм эшли һәм агымдагы проблемаларны бергә хәл итә белү; командада психологик һәм эмоциональ бергәлекнең оптималь дәрәҗәсен җайга салу. Башта парламент әгъзасы Альберт Вәлиев яшьләр мавыктыргыч уеннар оештырды. Аннары башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ирек Гарипов катнашында яшьләр парламенты эшчәнлеген тагын да җанландыруга кагылышлы сөйләшү булды. “Әле ел башланды гына. Ел дәвамында яшьләр белән камилләштерүгә кагылышлы фикерләр туып торыр дип әйтәсе килә. Аларны сезнең белән уртага салып хәл итәргә һәм тагын да уңайлырак шартлар тудырырга тиешбез”,– диде Ирек Гарипов һәм Сабада яшьләр үзәге булдыру юнәлешендә күрелә башлаган чаралар белән таныштырды. Парламент эшчәнлегендә февраль-март айларында да кызыклы чаралар көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев