Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Явлаштау урта мәктәбендә “Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы-изге эшләр эстафетасы” акциясе

Явлаштау урта мәктәбендә “Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы - изге эшләр эстафетасы" акциясе старт алды. Ул #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» хэштегы белән үтә.

Анда беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр барлык укучылар катнаша. Һәр сыйныф «Игелекле эшләр сәхифәсе» битен алды, анда балалар үзләренең игелекле эшләрен  теркәп барачаклар. Акция тәмамлангач, «Игелекле эшләр агачы»булдыру планлаштырыла. Игелекле эшләр атнасы акция генә түгел, ә тормыш принцибы – кешеләргә ярдәм итү, якыннарыңа шатлык һәм елмаю бүләк итү.  Без барыбыз да бу тормышның бер кечкенә кисәкчеге. Ярдәмгә мохтаҗларга йөрәк җылыбызны кызганмыйк! Без яхшы булсак-тормыш матур булыр!

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев