Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс

Язгы чәчүне хәвеф-хә­тәр­ләрсез башкарып чыгу - һәр белгечнең, механизаторның бурычы. Кыр эшләренә кереп киткәнче үзара техник тикшерүләр дә шул нияттән үткәрелә. Бу атнада Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар белгечләреннән торган комиссияләр республика хуҗалыкларын тикшерә һәм аларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяли.

undefined

Министрлык 2021 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга иң яхшы әзерлеккә АПК оешмалары арасында конкурста игълан итте. Алдынгылар хезмәттә кирәкле эш киемнәре, техника запчастьлары кебек төрле кирәк-яраклар белән бүләкләнәчәк.

undefined

Безнең районда техни­ка­ның кыр эшләренә әзер­леген тикшерү “Туган як” җәмгыятеннән башланды. Ху­җалыкта комиссия хөкеменә 14 берәмлек агрегат куелган иде. “Хуҗалыкларда машина-трактор паркының торышы, хезмәтнең сак­лау таләпләренең үтәлеше һәм үсемлекчелек, ягъни бөртекле культуралар чәчү материалының сыйфаты, орлыкны инкурстацияләүгә әзерлек һәм башка шарт­ларның тудырылуы баллар системасы белән бәяләнә. Әйтик, тракторлар төзек икән – 5, минималь технологияләр буенча чәчү үткәрү расчетлары чагылыш тапкан эш планнары булса – 3, янгын сүндерү машиналарына су алу урыннары, гидрантлар өчен 2 балл куела. Максималь 55 балл җыярга була.”,– дип аңлатты авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Раиф Харисов. Таләпләрнең үтәлеше барысы 22 пункт буенча тикшерелде. “Туган як”ка 54 балл куелды. Ягъни механизаторларга рейска кадәр һәм эш беткәч медицина каравы оештырылмаган булуы сәбәпле, 1 балл киметелде.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев