Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ҖЫРЛЫ ГОМЕР

Бу көннәрдә шагыйрә һәм һәвәскәр композитор, китаплар авторы, редакциябезгә барыбызны да якын итеп кереп йөрүче Рәйсә Билал кызы Имамиеваның гомер бәйрәме, ул мәдәнияттә эшли башлавының 50 еллыгын, үзенә 80 яшь тулуны билгели.

Шул  уңайдан районыбызның зур хөр­мәткә лаек  кешесенә багышлап 11 декабрьдә район үзәк  китапханәсендә иҗат кичәсе үткәрелде. Уку  залында аяк басарлык та  урын юк, юбилярны котларга   иң  якын сәнгатьтәш һәм иҗатташ дуслары бер­дәм  килгән  иде. Бүлмәдә гармун тавышы тынып тормады,  моңланды да ул,  сызланды да.  Ни әйтсәң дә, Рәйсә апаның бар тор­мышы җыр-моң,  музыка белән бәйле. Аннан  килеп,  иҗат, сәнгать кешеләре өчен лаеклы  ялга  чыгу  төшенчәсе юклыгын да онытмыйк. Күп  язучылар, рәссамнәр үзләренең  бөек әсәрләрен 60ның  теге  ягына чыккач тудырган.  Рәйсә апа да 80 яшен иҗатта, кулына баянын тотып, хисләргә бирелеп, шатлыкка  күмелеп, чираттагы китабына материаллар туплаучы язучы булып  каршылый. Гадәттә авылда яшәп көйләр чыгаручыга һәвәскәр ярлыгы тагалар. Ә Салават репертуарындагы популяр “Күзләрем талды инде” җырының көен Рәйсә Имамиева  язганлыгын ишеткәч, үз композиторыбыз өчен “һәвәскәр”  сүзенең  урынсыз икәнлеген  аңладым.  Кичәдә бу җырны  Салаваттан  уздырып башкарган Зөлфәт Саматов 60тан соң кешегә бирелгән гомернең Ходайдан  икәнлеген әйтеп, сүзен Рәйсә апасына: “Әле бу энергия белән сезгә яшәргә дә эшләргә”,– дип тәмамлады...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэйсэ апа!балачак дустын- хэлимэ скэндэр кызы( алабуга шэхэре) бакыйлыкка кучте февраль аенда ел була.....догагыздан калдырмагыз??? Ул сезне гел искэ алды,очрашып курешэсе бик килгэн иде.19.10.37---02.02.19) туганнан туган сенлесе- голжихан гафур кызы хафизова.алан- елга.