Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Җырлыйк әле” шоу-проекты нигезләмәсе

Район башлыгы оешма-предприятие, учреждение һәм авыл җир­лекләре коллектив­лары арасында үткәреләчәк “Җырлыйк әле” шоу-проекты нигезләмәсен раслады. Отчет-иҗат концертының төп бурычлары: халык җырларын популярлаштыру, яшь талантларны ачыклау, һәвәскәр артистларның репертуарын киңәйтү.

Төп шартлары буенча катнашучылар төркеме 9 ке­шедән булырга тиеш. Концерт­ны алып бару тәртибе: оешма турында 2-3 минутлык визитка, туган як турында җыр, татар халык җыры (озын мелодия башкаручыларга өстенлек бирелә), ретро-җыр (80нче елга кадәрге җырлар), караоке. Бәяләү критерийлары: музыкальлек, интонация чисталыгы, тембрның һәм тавышның матурлыгы, репертуарның катлаулылыгы, башкару осталыгы. Тавыш алдан яздырылмаган булырга тиеш. Шоуда нәфис сүз, бию, инструменталь (соло, ансамбль), театраль жанрлар да кулланырга мөмкин. Иҗат концертлары график нигезендә авыл мәдәният йортларында 21 гыйнвардан башланып, 29 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X