Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юбиляр тәбрикләнде

1 сентябрьдә Керәннедә гомер кичерүче Миннулла Исхак улы Исхаков үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.

Миннулла Исхаков Керәнне авылында туа. Бөек Ватан сугышы башлануга әтиләре фронтка китә һәм күп тә үтми үлгән хәбәре килә. Өч малай авыру әниләре белән яшәп калалар. Иң олы бала буларак, Миннулла йортта зур терәк булып кала. “Сугыш бетеп, тормышлар рәтләнеп, туйганчы ипи ашасам, бәхетле кеше булыр идем”-дия торган була ул ачлыктан интеккән үсмер чагында.1954 елда колхозга тимер тәгәрмәчле трактор кайта һәм аңа беренчеләрдән булып Миннулла Исхаков утыра.1955 елда Мичәнбаш авылы кызы Мәгъшия белән гаилә корып, җиде балага гомер бирәләр. Дүрт баласын, гомер иткән хатынын югалту хәсрәтен дә кичерергә туры килә. Миннулла абый 36 ел тракторда эшләп лаеклы ялга чыга. Аннан соң да Керәнне авылында ун ел склад мөдире булып эшли. Бүгенге көндә игелекле балалары тәрбиясендә төп йортта гомер кичерә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев