Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында балалар гаилә символы булган ромашка чәчәге ясады

2018 елның 14 май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. балалар белән берлектә гаилә символы булган ромашка чәчәге ясады.

 Чараның максаты:

- кәгазь һәм картон белән эшләү күнекмәләрен ныгыту; кул чукларын формалаштыруны дәвам итү; иҗади якын килеп, балаларны гаилә бәйрәме белән таныштыру.

     Мәрхәмәтле булыйк олыларга,

    Миhербанлы булыйк кечегә.

    Яхшы сүзебезне кызганмыйк без

    Дөньядагы hәрбер кешегә.

     Гомер бит ул аккан сулар кебек

     Шаулый-шаулый үтә дә бара.

     Һәр эшләгән яхшылыгың синең

     Кешеләрнең күңелендә кала.

 Дигән девиз астында үтте бүгенге чара.

 Һәр бәйрәмнең үз символы бар. Ромашка чәчәге - гаилә һәм мәхәббәт чәчәге. шул максаттан тәрбияче иң элек балаларга шигырьләр һәм мәкальләр укыды. Ромашка чәчәгенең гаилә һәм аның әһәмияте өчен зур урын алуын аңлатты. Балалар зур кызыксыну белән бу чәчәкне үз куллары белән ясап карарга теләделәр. Ул алаларның бик матур һәм зәвыклы килеп чыкты.

   Гаилә символының тагын бер билгесе - ул пар күгәрченнәр. Шөгыльдә катнашучылар шаблон буенча бу кошларны кисеп тактага ябыштырдылар. Ромашка чәчәге һәм киселгән күгәрченнәр бер композиция булып тактага ябыштырылды. Бу шөгыль балаларга бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев