Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында «Шәфкатьлелек» бүлегендә изге көннәрдә укулар буенча шөгыль

2019 елның 15 гыйнвар көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Эзекова Э.Р. изге көннәрдә укулар буенча шөгыль үткәрде.

Шөгыльнең максаты: кулларның хәрәкәтлэрен үстерү һәм активлаштыру, шатлыклы, уңай эмоциональ халәт булдыру.

 

 Дәреснең максаты: балаларны рус халкының рухи мәдәниятенә җәлеп итү, халык иҗатына карата мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү, йолалар, колядкалар, җырлар белән таныштыру, уку һәм җырлардан ләззәт алу.

Безгә гасырлар тирәнлегеннән килгән барлык нәрсәләрне халык иҗаты дип атыйбыз. Кечкенәдән үк балаларны үз халкының мәдәниятен белергә, әкият дөньясына юл күрсәтергә өйрәтү мөһимлеген аңлатабыз.

Святкалар «изге кичәләр» сүзтезмәсеннән килеп чыга. Аларны Раштуа бәйрәменнән алып,  Кач ману чорына кадәр билгеләп үтәләр.

  Бу кышкы, салкын изге көннәрдә  тәрбияче апалары сабыйларны үз яныны җайлап кына җыеп, утыртып шушы сихри көннәр турында төрле кызыклы хикәяләр укыды. Балалар буген апаларының колядкалар турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Кулларына бубен, маракас тотып, матур көйгә кушылып уйнау һәм җырлау аларның күңеленә хуш килде.

Бүгенге чара балаларга бик ошады. Ул аларнын күңелләрендә  әкияти, тылсымлы хатирәләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев