Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында «Туган көнең белән, Светофор» дип исемләнгән мавыктыргыч чара

6 август көнне Югары - Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Г. Р. балалар белән берлектә «Туган көнең белән, Светофор» дип исемләнгән мавыктыргыч чара үткәрде.

 Максат: Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча алган белемнәрен ныгыту, кагыйдәләрне төгәл үтәүләренә ирешү,светофор функциясе һәм аның төсләре турында алган белемнәрен кабатлау, урамда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен бирү, җитезлек,тапкырлык, бер-береңне тыңлый белү , бердәмлек хисе тәрбияләү.

5 август көнне халык – ара светофор көне билгеләп үтелә.  Иң беренче светофорны Лонданда  Найт исемле кеше уйлап таба һәм урнаштыра. Ә безнең илдә иң беренче светофор 100 ел элек Ленинград шәһәрендә барлыкка килә.

 

   Барлык теләкләр бары тик туган көндә генә кабул була һәм шуңа күрә дә, бүгенге туган көнебез безнең кызыклы уеннар һәм төрледән төрле конкурслар белән үрелеп барды.

  Чара ахырында исә балалар үзләренә көне буена җитәрлек күтәренке кәеф алдылар һәм  юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев