Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты –интернатында «Беркайчан да авырмагыз» дигән сәламәтлек сәгате

2020 елның 9 апрелендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты -интернатында, тәрбияче Соловьева л.с. «Беркайчан да авырмагыз» сәламәтлек сәгате үткәрде.

Максат:
- балаларда сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллаулар формалаштыру;
- балаларның сәламәтлеген саклау,ныгыту;
- файдалы витаминнарга (яшелчә һәм җиләк-җимешләргә) мәхәббәт тәрбияләү.
    Дәрестә өч бала катнашты. Тәрбияче балаларга витаминнар файдасы һәм аларның сәламәтлек өчен әһәмияте турында сөйләде. Әңгәмә вакытында балаларга витаминнар кеше организмына ничек тәэсир итә, дип аңлатты. Балалар бик теләп тәрбиячене тыңладылар.

 

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатында «Сәламәтлеккә юл» дигән сәламәтлек дәресе

2020 елның 8 апрелендә тәрбияче Тимергалиева Р. Р. «Сәламәтлеккә юл» дигән темага дәрес үткәрде . Дәреснең максаты:

Максат: дөрес туклану, шәхси гигиена, физик йөкләнеш күнекмәләрен һәм  камилләштерү. Фронталь эштә, индивидуаль һәм төркем эшендә үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү.

Мәдәни-гигиена күнекмәләрен тәрбияләүгә һәм сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән режимлы моментлар вакытында балаларда пөхтәлек һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү буенча гади күнекмәләр формалаша, гигиена культурасына нигез салына.

Мәдәни-гигиена күнекмәләрен тәрбияләүне оештырганда түбәндәге шартлар гамәлгә ашырылды:

1. Даими дәресләр.

2. Тәрбия процессының өзлексез булуы.

3. Гигиена өлкәсендә балаларның күзаллауларын киңәйтү;

4. Чисталык һәм пөхтәлеккә уңай караш формалаштыру;

Үз эшендә берничә педагогик алым кулланды: турыдан-туры укыту, күрсәтмә, аңлатма, аңлатма, бүләкләү, әңгәмә, дидактик уеннар барышында гамәлләр башкару белән күнегүләр, балаларга гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм аларга карата таләпләрне эзлекле рәвештә арттыру. Уен алымнарын киң кулланды: дидактик уеннар, «Мойдодыр», «Федорино горе» һ. б.

Даими шөгыльләр һәм тәрбияченең  балалар белән куп эшләве , аркасында балалар:

- үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен белә,

- шәхси гигиена предметларыннан файдаланалар,

- өстәл артында үз-үзеңне тоту культурасына ия.

Мәгълүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев