Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты-интернатында ”Дару үләннәре” темасына әңгәмә

2020 нче елның 29 нчы июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Гыйльметдинова Гөлчәчәк җитәкчелегендә " Дару үләннәре” темасы астында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә саф һавада узды.

Безнең шөгыльнең максаты: балаларның дару үләннәре, аларның үзлекләре турында күзаллауларын формалаштыру.

Бурычлар: балаларның дару үсемлекләре, аларның сәламәтлеге, куллану кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү; балаларда үсемлекләргә сакчыл караш, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Шөгыль чәчәкле болында үткәрелде. Анда балалар дару үләннәре : ромашка, үги ана яфрагы, кычыткан,бака яфрагы, бетнек, әрем,сары мәтрүшкә һәм башка үсемлекләр белән таныштылар. Тәрбияләнүчеләр бу дару үләннәре нинди үзлекләргә ия булуларын һәм авырган вакытта аларны ничек кулланырга кирәклеген белделәр. Шөгыль ахырында балалар киптерү һәм гербарий ясау максатыннан берничә үсемлек җыйдылар. Балалар бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмәт белделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев