Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары - Утар балалар йорты интернатында «Шәфкатьлек» бүлегендә яңа төрле җиһаз “ЛЕКАРАЛ” белән куллану

Максат: уңайлыклары белән булган “ЛЕКАРАЛ” ярдәмендә куркынычсыз итеп куллану, балаларның психик киенкереклекләрен бетерү.

Безнең балалар йортында баланы бер урыннан икенчесенә күчерү, горизонталь, вертикаль хәлдә тоту өчен, кулланыла торган түшәм рельс системасы кертелде. Балаларны  бастырып тору, утырту, йөртүне тәрбияче физик тырышлыгын кулланып, “ЛЕКАРАЛ” ярдәмендә куркынычсыз итеп башкара. Бу түшәм рельс системасы күп төрле үсеш бозылулары булган балалар өчен дә, тәрбияче өчен дә уңайлы. “ЛЕКАРАЛ” ярдәмендә  балалар үз аякларында басып йөргән кебек сизәләр, кулларыннан тоткач төрле хәрәкәтләр ясыйлар. Ятып торучы балаларны  утырткач, тирә- юньдәге әйберләрне күзәтергә яраталар. Көн саен шушы җиһаз “ЛЕКАРАЛ” белән кулланабыз. “ЛЕКАРАЛ” безнең ятып торучы балалар бәхетеннән эшләнгән, уңайлы җиһаз.

Тәрбияче:  Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев