Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты - интернатында үткәрелгән чаралар

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатында “Андрей Сахаров: дөньяның намусы” дип исемләнгән темага стена газетасы чыгару.

2019 елның 27 нче сентябрендэ Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Фазлиева Л.Х. тәрбияләнүчеләр белән берлектә  “Андрей Сахаров: дөньяның намусы” дип исемләнгән тематик стена газетасының чыгарылышын оештырды.

Максат: Балаларның белемнәрен тирәнәйтү, аларны академик А.Д. Сахаровның иҗаты һәм тормышы белән таныштыру. Игътибарлылык һәм танып-белү активлыгын үстерү.

Катнашучылар: 5 бала.

Буген тәрбияләнүчеләр белән берлектә, академик А.Д.Сахаровның тормышына, тәрҗемәи хәленә һәм һөнәри эшчәнлегенә багышланган, тематик стена газетасы чыгару оештырылды. Балалар мавыгу белән мәгълүматны ябыштырдылар, стена газетасын буядылар. Эш барышында, тәрбияче академик Андрей Сахаровның тормышыннан алынган, кызыклы куренешләр белән таныштырды.

Барлык балалалар да актив катнашты һәм алынган нәтиҗэ белән бик канәгать калдылар.

 

Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында «Кил безгә кунакка көз»дип исемләнгән аппликация дәресе

 

25 сентябрь 2019 ел көнне «Шәфкатьлек» бүлегендә тәрбияче Сөләйманова Р. Р. «Кил безгә кунакка көз»дип исемләнгән аппликация темасына дәрес үткәрде. Дәрестә берничә бала катнашты. Безнең дәреснең максаты.

Максат: балаларда тере аппликация техникасы белән эшли белү күнекмәләрен ныгыту.

Бурычлар: 1. Балаларны киселгән төсле кәгазьдән аппликация ясарга өйрәтергә.

               2. Балаларда белем үстерергә һәм клей белән күнекмәләр эшләргә өйрәтү.

               3. Балаларда кул бармаклары моторикасын, күзаллауларын үстерү.

               4. Балаларда аппликациягә, иҗатка кызыксыну тәрбияләү.

Балалар эшне зур кызыксыну белән һәм бик пөхтә итеп башкардылар, әлбәттә эштән бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев