Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары-Утар балалар йорты-интернатында “Урман аланы”дигән иҗат эше

2020нче елның 16 июнь  көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Гыйлемханова  А.Р.  җитәкчелегендә “Урман аланы”дигән иҗат эше оештырылды.

Бу чарага түбәндәге максатлар куелды:

-  Балаларның  танып-белү эшчәнлеген арттыру;.

-  Табигый материалларның күп төрлелеген күрсәтү;

-  Табигый материаллар белән эшләү сәләтләрен арттыру;

-  Композиция сайларга өйрәтү;

-  Кул чукларын формалаштыру.

Дәрес тәрбияченең табигый материаллар турында аңлатуы белән башланып китте. Яфракларны җилем ярдәмендә кәгазь  битенә ябыштырдылар. Ябыштырган эшләреннән кечкенә генә күргәзмә оештыру балаларга бик ошады. Бу эшләрен алар соңыннан бер-берсенә бүләк иттеләр. Дәрес бик эшлекле, файдалы, мавыктыргыч үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев