Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты-интернатындагы яңалыклар

Югары Утар балалар йорты интернатында “Фитнес туп белән күнегүләр” ясау.

Максат: күнекмәләр ясаганда мускулларын ныгыту, тигезлек саклау сәләтләрен үстерү,арка, аяк, кул чукларының йомшаруын ныгыту, киенренкелекләрен бетерү.

Фитбол- зур күләмле туп. Фитбол инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә “Терәк өчен туп” дигәнне аңлата, ул сәламәтләндерү максатларында кулланыла. Туптагы күнегүләр көчне үстерергә ярдәм итә, кан әйләнешен һәм матдәләр алмашын көчәйтә. Тәрбияче күнегүләр өчен, зур туп кулланды. Күнегүләрне башкарганда тәрбияче Дәринә һәм Тимур белән аерым шөгыльләнде һәм уңай, эмоциональ кәеф булдырырга тырышты. Дәринә белән Тимурга тупта шөгыльләнү бик ошады. Бу гимнастик күнегүләр балаларны эмоциональ тәртипкә һәм яхшы кәефләрен күтәрергә ярдәм итте.

 

Югары Утар балалар йортында “Кышкы маҗаралар” диген тема астында конкурс-уен программасы

2020 елның 5 нче февраль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернаты тәрбиячесе Гилемханова Алсу җитәкчелегендә конкурс- уен программасы формасында “ Кышкы маҗаралар” темасы астында шөгыль үткәрелде. Әлеге чарада берничә бала катнашты.

 Шөгылнең максатлары:

  • тәрбияләнүчеләрнең кышкы ялын оештыру;
  • координацияне, хәрәкәтчәнлекне, игътибарлыкны устерү;
  • дуслык һәм бердәмлек хисе тәрбиялү;

Дәрес оештыру мизгеленнән башланды. Балалар командаларга бүленде. Аннары тәрбияче балаларга эстафета вакытында башкарылачак күнегүләрнең ничек үтәләчәген күрсәтте. Балалар тәрбияче хәрәкәтен игътибар белән күзәттеләр һәм эстафета биремнәренә бик теләп керештеләр. Балалар бу шөгылдә бик канәгать калдылар.

 

Югары Утар балалар йорты-интернатында «Саф һавада сәламәтлек сәгате»

 2020  нче елның 6 нчы февраль көнне безнең балалар йортында , тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. инициативасы буенча саф һавада "Сәламәтлек сәгате" дигән күңел ачу чарасы үткәрелде.Чараның максаты сәламәт яшәү принципларын формалаштыру иде.Барысы 4 бала катнашты.

Безнең учреждениедә балаларның сәламәтлекләрен ныгыту өчен бар нәрсә дә бар, кышын уйнар өчен чаналар, чаңгылар һәм, әлбәттә күтәренке кәеф!Мәктәптән соң безнең төркем балалары урамга уйнарга чыктылар.Тәрбияче апалары белән бергә рәхәтләнеп тау шудылар.Саф һавада күңел ачу балаларның энергиясен генә арттырып калмый, аларның сәламтлекләрен ныгытырга да ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев