Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЮХИДИ инспекторлары яшь гвардиячеләре белән  акциягә чыкты

Районыбызда Бөек  Җиңү көненә багышланган “Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе бара.

 

Районыбызда Бөек  Җиңү көненә багышланган “Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе бара. "Георгий тасмасы» - Җиңү, батырлык, кыюлык һәм үз-үзеңне корбан итү, Бөек Ватан сугышы елларында туганнарыбызга төшкән газапларның символы. Барлыгы өч кара һәм ике кызыл-сары сызык, алар артында миллионлаган тормыш һәм батырлык. Әлеге  чарадан ЮХИДИнең район бүлекчәсе  дә читтә калмады. Юлларда  тәртип саклаучылар “Бердәм Россия” партиясенең  Саба җирле бүлекчәсе Яшь гвардиячеләре белән берлектә, Байлар Сабасының үзәк мәйданында “Георгий тасмасы” акциясе үткәрделәр. Автомобиль йөртүчеләргә 150дән артык тасма таратылды. Яшь гвардиячеләр транспорт хуҗаларын юлларда  игътибарлы булырга  өндәделәр, Җиңү көненә багышланган тантаналы митингка чакырдылар.

“Автомобиль  йөртүчеләр Берләшкән  Милләтләр Оешмасы инициативасы белән 6 майдан 12 майга кадәр юл хәрәкәте иминлеге атналыгы уздырылуын да онытмасыннар  иде,– ди ЮХИДИнең район бүлекчәсе өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин.– Шул максаттан  җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуны, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә карата мөгамәләләрен ачыклау максатыннан профилактик чара үткәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре бәйрәм  көннәрендә урамнарга   чыккан  җәяүлеләрне дә, машина йөртүчеләр кебек үк сак һәм игътибарлы булырга чакыра”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев