Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлбат хуҗалыгында семинар-киңәшмә

15 сентябрь көнне Юлбат авылында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2019 елның 8 айлык терлекчелек эшенә йомгак ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе А. Н.Шәйхуллин, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре катнашты.

1 сентябрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тарафыннан 41 503 тонна сөт җитештерелгән (2018 елга карата 108%). Сөт җитештерү буенча лидерлар булып Мөхәммәтшин З.З. крестьян-фермер хуҗалыгы, җаваплылыгы чикләнгән “Нырты, «Шытсу» авыл хуҗалыклары, җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыяте, «Саба» җәмгыятенең Сатыш бригадасы тора. 8 489 тонна ит җитештерелгән, шуның 2 724 тоннасы сыер ите һәм 5 765 тоннасы дуңгыз ите. Эре мөгезле терлекләр 27 463 баш, 42 498 дуңгыз, 6 261 сарык һәм кәҗә, 1 942 баш ат. Ел башыннан бирле район буенча 7 390 бозау, 42 498 баш дуңгыз алынган.

Семинарның практик өлеше «Юлбат» хуҗалыгы базасында дәвам итте. Хуҗалык җитәкчесе Айнур Садыйков һәм баш зоотехник Энҗе Хаҗиева чакырылган кунакларны хуҗалык белән таныштырдылар. Киңәшмәдә катнашучылар бозауларны карау технологиясе белән таныштылар. Аннары семинар җаваплылыгы чикләнгән «Юлбат» авыл хуҗалыгы кырында дәвам итте. Туфракны төп эшкәртү, басулар культурасы мәсьәләләре каралды. Шулай ук районның берничә хуҗалыгыннан үрнәкләрне сайлап алып, кукурузны бөртеккә һәм силоска җыеп алу мәсьәләләре каралды.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X