Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Йөрәктән йөрәккә”
Халкыбызда әүвәл-әүвәлдән ятимнәргә, кул-аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә аерым бер караш яшәп килгән. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышканнар, шәфкатьлелек күрсәткәннәр. Бүгенге авыр заманда шәфкатьле булу бигрәк тә кирәк.
-
«Күзләрем күрсә, бәйләр, чигәр идем»
Сугыш чоры баласы Гөлҗихан Бәкер кызы Бакирова 1932 елның 23 мартында Татар Икшермәсе авылында туган. Бөек Ватан сугышы. Шушы өч сүз артында күпме күз яше, ятим сабыйлар, тол хатыннар, хәсрәтле аналар. Сугыштан кемнәрдер исән-имин килеш әйләнеп кайтты, алар белән бергә гаиләләргә бәхет, киләчәккә өмет кайтты. Ә хәбәрсез югалган, үлеп калган солдатларның гаиләләре?... Алар үзләренең газиз әтиләре, уллары, ирләре турында хәбәр ала алдылармы соң? Җаваплар төрле.
-
Бәхет сере
Юлдан берәү бара. Кыш булса ап-ак карны шыгырдатып, яз булса яңгыр тамчыларына чыланып, җәй булса тирә-якның матурлыгын күзәтеп, көз булса моңсуланып. 30 ел инде таныш сукмаклардан ул үзенең яраткан эшенә ашыга.
-
Киноны “эшләп” карадык
Без кечкенә чакта авылга күчмә кино килү олысы-кечесе көтеп өчен алган зур вакыйга иде. Ул вакытта сурәт стенага эленеп куелган ак пәрдәгә төшсен өчен динамикны әйләндерергә кирәк. Шуннан соң гына ток хасил була. Әмма сәгатьләр буе динамик әйләндерү җиңел түгел. Киномеханик моның җаен яхшы белә. Гәүдәлерәк малайларның баш киемнәрен җыеп ала да, динамикны әйләндерергә куша. Бераздан аны икенчесе алыштыра. Динамикны әйләндергән малай, баш киемен алып, кино карарга кереп китә.
-
Тормышыннан ямь табып яши
Язмыш бит ул һәркемгә төрлечә бирелә. Кемнедер саулыгы-байлыгы гомере буена озата бара, кемнәргәдер бу бәхет өлешләп кенә бирелә. Шулай булуга карамастан, тәкъдиренә риза булып, үзен бәхетле санап, булганына шөкер итеп яшәүче кешеләр аз түгел арабызда. Авылдашым Мәүлит абый Минкәбиров – шундыйлардан.
-
МИН ӘНИ БУЛДЫМ
Әни! Дөньяда иң изге, иң ягымлы, иң якын, иң кадерле сүз ул! Баланың теле “Әннә, әни!” дип ачыла. Әнидә ул үзенең яклаучысын, саклаучысын, терәген күрә, беренче көннәреннән алып аны башкалардан аера. Тәпи йөреп китәргә өйрәтүче, бишек җырын көйләп, төн йокыларын калдырып, сине йоклатучы, ничә тапкырлар торып синең өстеңә ябучы да ул - әни. Һәр хатын-кызның хыялы – кияүгә чыгып, яраткан иреннән бала табу. Әни булуның чын мәгънәсен үзең әни булгач кына тулысынча аңлыйсың.
-
Гаделме син, язмыш?
Әй, тормыш, гаделме син? Әй, язмыш, бөтен кешегә дә рәхимлеме син? Гомер көзләремнең сикәлтәле сукмакларыннан атлаганда, мин үземә һаман шушы сорауларны бирәм. Тормыш дигәннәре гаделдер ул, югыйсә борчулардан соң шатлыклары булган кебек, сугып еккан җиреннән күтәреп торгызмас иде. Ә менә язмыш дигәненә һич җавап таба алмыйм. Инде сиксәнгә җиттем, нәтиҗә ясарга да вакыттыр. Әмма, җавап һаман да табылмаган кебек.
-
“Әйдә, улым, Шайтан елгага”
Район үзәгеннән ерак түгел урнашкан Урта Саба авылының элекке исеме Шайтан-елга булуын хәзерге яшьләр бөтенләй белми торгандыр. Авылга бу атаманың ничек кушылуы турында өлкәннәр үзенчә сөйли. Тарихы болайрак. Йомгалак урманыннан саркып чыккан чишмә Урта Сабага җитәрәк җир өстенә чыгып ага башлый. Ул Саба-Теләче базар юлын кисеп ага. Элеккерәк заманда инде, Теләче базарына баручы сәүдәгәрнең аты шул сазлыклы урыннан чыкканда йөк төялгән арбасын тартып чыгара алмый. Батып кала. Сәүдәгәргә узгынчылардан ярдәм көтәргә туры килә.
-
Дала язмасы
Бар иде бит яшь чаклар, иксез-чиксез далаларда урак урып йөргән чаклар! Бу мәкаләмне язарга утырганда үткән гомер, күргән җирләр, бергә укыган, эшләгән иптәшләр күз алдымнан үтте. Үзебез йөргән җирләр дә, рәхәтләнеп су коенган елгалар, Сатыш авылындагы тегермән буасы суыннан башлап, Вятка, Кама, Идел, Урал, Сакмар, Ашказар, Казанкада коенырга насыйп булды. Елгадагы сулар кебек, кешегә бирелгән гомер дә кире кайтмаслык булып ага да ага...
-
Әтиебездән үрнәк алабыз
Мин сезгә үзебезнең гаилә турында, дөресрәге, гаиләбез башлыгы – әтиебез турында сөйләргә телим. Әти-әниебезнең җылы канаты астында без өч малай үсәбез. Боларның әниләренә бик авырга туры килә икән, дип уйлый күрмәгез. Юк, һич тә алай түгел. Безнең өчен эшнең кызныкы, яки малайныкы дигәне юк. Әтиебезгә йорт эшләрендә ярдәм иткән кебек үк, әниебезгә дә савыт-саба юарга, тузан сөртергә, идәннәрне юарга да, аш-су әзерләргә дә булышабыз.
-
Нәниләр дөньясында кайнап яши
Тәрбияче кеше гыйлем иясе дә, әни кебек үзе мөлаем. Зирәк сүзен кызганмаган бу дөньяда бар соң кем тагын?
-
Үзе китте, исеме, гамәлләре калды...
Кадерлебез Расих Хәсән улы Сабировның безне калдырып бакыйлыкка күчүенә 26 сентябрьдә 1 ел була.
-
Тормыш сынавы
Бу дөньяда кечкенәдән ятим калып, үги ана кулында үскән балалар да бик күп, ай-һай күп! Язмыш шулай язган: без дә шундыйларның берсе булдык. Ятим баласы – бүре чагасы, диләр. Әмма үги ана безне рәнҗетмәде, яратты, тәрбияләде, без дә аны якын иттек.
-
Тормышка гашыйк
Табигатьтә тын гына агып, тирә-юньгә үзенең шифасын өләшүче кайнар чишмәләр була. Аның барлыгын, суының сафлыгын, ләззәтен тоеп яшәү җаныңа рәхәтлек, ышаныч бирә. Хезмәттәшебез, 30 ел гомерен Шәмәрдән мәктәбенә багышлаган, “Россия Федерациясенең почетлы мәгариф хезмәткәре” күкрәк билгесен горур йөртүче Әлфирә Шакированы да без әнә шул мул сулы чишмәгә тиңләр идек. Әйе, аның да күңеленнән бар кешеләргә җитәрлек иҗат җылысы, укучыларын, хезмәттәшләрен үзенә тартып торырдай илаһи көч ага.
-
Әниебезнең тормышы – үзе бер китап
Һәр кешенең тормышы – үзе бер тарих. Һәркемнең тормыш юлы туган, яшәгән җиренең тарихына барып тоташа. Әниебез Сафура Шәвәли кызы 1928 елның 15 маенда, алмагачлар чәчәк аткан ямьле яз аенда Башкортостанның Кырмыскалы районы Чишмә авылында туган. Әби-бабалары дини, гыйлемле кешеләр булганнар. Әниебезнең әнисе Мәрхәбә бик тә тырыш, ягымлы кеше булган, бабаебыз белән берсеннән берсе матур өч балага -- апасы Сәмәрә һәм энесе Фәизгә гомер бирәләр алар.