Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
#Саба90

Районыбызның хәрби комиссариат тарихы

Татарстан Республикасы Саба район хәрби комиссариаты ВЛКСМның № 0338 өлкә комитеты боерыгы нигезендә 1939 елның 1 декабрендә оеша. 1959 елда Саба район хәрби комиссариатына Теләче район хәрби комиссариаты килеп кушыла.

Бөек Ватан сугышы барышында Саба районы территориясендә хәрби комиссариат буенча Шәмәрдән, Шекше, Сатыш, Түбән Мичән, Саба, Иске-Икшермә һәм Завод-Ныртыда хәрби-өйрәнү пунктлары оештырыла. 50 яшькәчә ир-егетләрне хәрби эшләргә өйрәткәннәр, 110 сәгатьлек программа буенча армиягә белгечләр әзерләнгән. Әзерлекле призывниклар белән төрле эшчәнлекләр үткәрелгән, аннан сон алар состав белән фронтка озатылганнар. Сугыш елларында шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең семьялары белән, яу кырыннан яраланып кайткан инвалидлар белән эшләү, аларның барлык төр мәнфәгатьләрен кайгырту – болар барысы да хәрби комиссариат җилкәсенә төшкән. Саба район хәрби комиссариаты буенча сугыш кырларына 8427 кеше озатыла.Шуларның 4989ы үлгән һәм хәбәрсез югалган дип исәпләнелә. Саба районында бүгенге көндә 55 һәйкәл, стела һәм обелиск урнаштырылган. Советлар Союзы Геройларының исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән Байлар Сабасы һәм авыл урамнарына геройлар исемнәре бирелде.

1945 елда кораллы көчләрнең шәхси составлары демобилизацияләнгәннән соң, хәрби комиссариатның эше тагын да арта. Алар демобилизацияләнгән сугышчы-җиңүчеләрне хәрби учетка алганнар, эшкә урнаштыру буенча булышлык курсәткәннәр, бу вакытларда элеге эш белән озак еллар дәвамында Наҗия Мостафина һәм Фәния Мөбәракҗанова күп көч куялар, элемтә җепләре югалганнарга туганнарын эзләүдә ярдәм итәләр, запастагы хәрби бурычлы кешеләргә укулар оештыралар. Зур игътибар бигрәк тә сугыш кырларында ятып калганнарның һәм инвалидларның гаиләләренә бирелгән. Югалганнарны эзләү, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бүләкләү һәм мәңгеләштерү, хәбәрсез югалган сугышчыларның күмелү урыннарын барлау буенча бик олы һәм актив эш алып барыла. Саба һәм Теләче районнары буенча 219 кеше Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәп кайттылар, шуларның 5се вафат булды. 35 сугышчы- интернационалист орден медальләр белән бүләкләнделәр. Шулай ук ТАССРның Саба һәм Теләче районнары буенча Чернобыль АЭСында булган 15 кеше катнашып, шуларның 5се - орден “Мужества” белән, 4 кеше – “За заслуги перед Отечеством II степени” медале белән бүләкләнде. Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссариаты буенча 248 кеше Чечен Республикасы территориясендә һәм төньяк-кавказ регионында хәрби конфликтларда катнашты, икесе вафат булды, 4 кеше “Орден Мужества” белән бүләкләнде. Һәр ел саен “Призывник көне” социаль-патриотик акциясе уздырыла. Әлеге акциягә район җитәкчелеге, СМИ вәкилләре, призывниклар, аларның әти-әниләре, район мәктәпләренең югары сыйныф укучылары чакырыла. 2016 елдан Саба һәм Теләче муниципаль районнарында “ЮНАРМИЯ” отрядлары оештырылды. Бүгенге көнгә әлеге отрядта 300ләп кеше исәпләнелә. Хәрби комиссариат яшьләрдә хәрби-патриотик тәрбия үстерү өчен авыл җирлекләре, мәктәпләр, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә тора. 2012 елдан ТР Саба һәм Теләче муниципаль районнары хәрби комиссариатына майор Фәнис Закиров җитәкчелек итә.

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев