Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

Илшат Зарипов: "Эшләр өчен иң беренче корал, осталар һәм заказ кирәк"

2009 елда «Зармус» исеме астында гаражда үз эшчәнлекләрен башлаган корпуслы йорт җиһазлары җитештерү цехы бүген районыбызда гына түгел, республика күләмендә билгеле, үз брендын булдырган компаниягә әйләнде.

         Кечкенәдән сыерчык оялары ясап, такта, чүкеч янында кайнашкан Илшатка агач эшенә һәвәслек нәсел җебе буенча – балта остасы булган бабасы Хәйдәр һәм агач эшен яратучы әтисе Фәрит абыйдан килә. Әлбәттә, һәркем кулы белгән, җаны сөйгән эшкә тартыла. Илшат та дусты белән иң башта үзләренә аш-су бүлмәсе гарнитуры ясап карый, беренче башлангычның уңышлы булуы егетләргә тагын да рух өсти. Беренче чорларда заказчының материаллары Казанда кистереп, Сабага алып кайтып җыела. «Корал эшләр, ир макталыр» дигән гыйбарә һәр заман өчен дә кыйммәтен югалтмый: бу очракта да иң беренче чиратта эшләү өчен кыйммәтле җиһазлар һәм оста куллар тәҗеллеге килеп баса. 2011елда Илшат Зарипов эшчәнлеген тагын да җәелдерә: шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, лизингка дүрт станок сатып ала, Солнечная 1В адресы буенча, йорты янәшәсендә «Зармус» мебель цехы булдыра.

«Безгә алданрак Мәскәү шәһәрендә дә йорт җиһазлары эшләргә туры килде. Шунда үзебезгә дә ясап карарга кирәк дигән уй туды. Шундый зур максат белән Сабага кайтып, эшкә тотындык. Ул вакытта Сабада «Алмаз-мебель» һәм тагын бер эшмәкәр үз эшчәнлеген башлаган иде инде. Алмаз Аубакиров безгә заказларының күплеген, өлгереп булмавын әйтте, акыллы кинәшләрен бирде. Бүген дә үзара ныклы дустанә элемтәдә эшлибез», – ди эшмәкәр.

Бүген Илшат Зарипов җитәкчелегендәге «Зармус» мебель компаниясендә җиде егет эшли. Биредә аш-су бүлмәсе, йокы, балалар бүлмәсе гарнитурлары, шкаф-купе, офис мебеле һәм заказчы теләге буенча башка күп төрле корпуслы йорт җиһазлары җитештерелә. «Яхшы сыйфат, кулай бәяләр» – компания беренче көннән әлеге девизга таянып эшли. Шуңа да «Зармус» компаниясе үзен Сабада гына түгел, республика буенча танытып өлгереп, заказлар Татарстанның төрле төбәкләреннән алына. Соңгы вакытларда Казан шәһәреннән аеруча күп килә.

«Хәзерге көндә корпуслы мебель җитештерү өчен бөтен  төр станокларыбыз бар: барлыгы алты станокта эш бара. Материаллар Казан, Чаллы шәһәрләреннән алына. Мебельләрнең каркаслары ЛДСПдан, ягъни ламинацияләнгән агач җепселле плитәдән эшләнә. Кухня гарнитурының фасадларын МДФ (уртача калынлыктагы агач җепселле плитә) материалдан ясыйбыз. Аңа махсус станок ярдәмендә ПВХ пленкалар ябыштырыла. Шулай ук буялган фасадлар белән дә эшлибез. Цехта санлы программада идарә ителешле станок (ЧПУ) бар. Аның белән МДФка теләсә нинди катлаулылыктагы бизәкләрне уеп төшерергә була. Станоклар көчле, егетләр тәҗрибәле, заказчы теләгән теләсә нинди корпуслы мебельне ясап бирәбез. Иң кыйммәтле станогыбыз 3.5 миллион сум тора. Эшләр өчен иң беренче корал, осталар, заказ һәм күпмедер уңыш кирәк»,– ди Илшат Зарипов.

Бүген компаниядә алда саналганнарның барысы да бар. Соңгы вакытта материалларга бәяләр нык артып, элегрәк бер мебельдән калган табышны бүген ике җиһаз ясап алырга туры килсә дә, егетләр клиентларның күңелләрен төшерергә тырышмыйлар. Эш күптәннән тәртипкә салынган: өйгә килеп үлчәмнәр алына, клиент белән килешү төзелә, әзер булгач өйгә алып килеп урнаштырыла. Җиһазлар нигездә ике атна эчендә ясала.

«Күбрәк кухня гарнитуры белән шкаф-купега сорау зур. Заказлар бирү дә сезонлап башкарыла. Мәсәлән, августта туй сезоны башлана, анда кеше кухня гарнитурын янарта, сентябрьгә таба балалар бүлмәсенә заказлар арта, Яңа ел алдыннан яңа йортларга күченүчеләр күбәя»,– ди Илшат.

Әлбәттә, югары сыйфатлы, кулай бәядәге чын осталарның товарларына һәрвакыт сорау зур булачак. «Зармус» компаниясе  әнә шул үзенчәлекне күздә тотып эшли дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев