Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Авылым минем - Олы Кибәче

Чит җирләргә китеп яшәсәм дә, Килә сезне, өзелеп күрәсе. Ашыга-ашыга кайтам авылыма Туган ягым - Олы Кибәче. К-та: Сагындырды мине туган авылым, Саба ягы -Олы Кибәче. Әти-әнием минем, туганнарым, Килә сезне кайтып күрәсе. Ераклардан сезне күрергә кайтам Авылым минем Олы Кибәче. Тау астыннан шаулап, бәреп чыккан, Җиде җирдән, салкын чишмәсе...

Чит җирләргә китеп яшәсәм дә,

Килә сезне, өзелеп күрәсе.

Ашыга-ашыга кайтам авылыма

Туган ягым - Олы Кибәче.

К-та:

Сагындырды мине туган авылым,

Саба ягы -Олы Кибәче.

Әти-әнием минем, туганнарым,

Килә сезне кайтып күрәсе.

Ераклардан сезне күрергә кайтам

Авылым минем Олы Кибәче.

Тау астыннан шаулап, бәреп чыккан,

Җиде җирдән, салкын чишмәсе

К-та:

Сагындырды мине туган авылым

Исеме матур, Олы Кибәче

Әти-әнием минем, туганнарым,

Килә сезне кайтып күрәсе.

Искә төшә минем "Шахи" тавы,

Киң басулар, елга " Юәшкә".

Мишә буе, кушылдыгы "НЫСЫ"

Уйнап үскән урам " Бәрнәшкә".

К-та

Сагындырды мине туган авылым,

Авылыбыз - Олы Кибәче.

Әти-әнием минем, туганнарым,

Килә сезне кайтып күрәсе.

Кая китте икән, җиләк җыйган,

Печән чапкан, таныш урманнар.

Бигрәк якын миңа,биш урамым

"Чия" тавы, гүзәл болыннар.

К-та

Сагындырды гүзәл туган ягым

Авылым минем Олы Кибәче.

Классташлар, минем авылдашлар,

Килә сезне кайтып күрәсе .

6.11.2013.Яр Чаллы. Фәһим Хәбибуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев