Гамьле бул!
Шигъри дулкыннарда
Әле ярый күк-түбәдә
Янып торган кояш бар.
Гамьсез йөрсәң, юлыңда
Абынырга зур таш бар.
Борын чөеп атлаганда,
Кемдер суга башыңа?!
Әллә күпме без белмәгән
Киртә бар бит каршыда.
Карышмыйча, һәр сынаудан
Чыгу юлын табалсаң,
Язмыш үзе маяк тезәр,
Сукмагыңны югалтсаң.
Сүндерергә өметеңне,
Сындырырга көчеңне
Тырышса да заман җиле,
Тап таяныр төшеңне.
Әткәң-әнкәң гомер иткән
Туган нигезгә туктал:
Туфрагын ал да учыңа,
Төреп, куеныңа сал.
Маңгай күзең яшьләнсә дә,
Кызганма син үзеңне...
Дымлы торсын күңел күзең,
Булырсың син сөйкемле.
Сыналсак та, егылсак та,
Сабыр булып каласы.
Вакыт төзәтүче бит ул
Күңелләрнең ярасын.
Әле ярый, кара төннең
Нурлы тулган ае бар!
Кыйблага карап басарга
Гамьле булсаң, җае бар.
Вакытны син сылтау итмә,
Җай чыгарга вакыт бар.
Сөмбелә Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев