Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

"ИСӘНМЕСЕЗ"

Урам буйлап укытучы атлый, Борчулары белән янәшә. Шул чагында, оялчан бер тавыш, "Исәнмесез" диеп эндәшә.

"Исәнмесез" - шул гап-гади бер сүз,

Үзгәртә дә куя күңелне.

Я, Ходаем, каршысында аның

Укучысы тора түгелме?!

"Исәнмесез" - бары бер генә сүз,

Бөтен борчуларны тарата.

"Исәнмесез" - бу бит иң зур бәя,

Аның хезмәтенә карата.

Күпне өмет итми укытучы,

Хөрмәт кенә кирәк нибары.

Еллар узгач танып исәнләшсә,

Белем биргән кыз һәм уллары.

Иң бәхетле кеше шул чагында,

Гадел, сабыр, гүзәл укытучы!

Бу тылсымлы һәм гап-гади сүзне

Бүләк итсен сиңа һәр укучы!!!

Гөлнара Нургаязова.

Тимершык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев