Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Күңел җылым – сезләргә

8 март - хатын-кызлар, Әниләрнең бәйрәме. Назлы кояш, кар сулары - Язның бүләк бәйләме.

Хатын-кыз иң гүзәл зат,

Һәрбер йортта, тормышта.

Яшәгез сез тыныч, имин

Ходай язган язмышта!

Айлы төннәр, алсу таңнар,

Көннәр, айлар, елларга -

Яратылу-яратулар

Насыйп булсын тоярга!

Юлдаш булсын очрашулар,

Бары тик тиңдәш белән.

Гомер буе яшәү язсын,

Теләктәш, сердәш белән.

Сез дөньяның тоткасы да,

Наз, җылылык бирүче.

Буыннардан-буыннарга,

Нәсел саклап килүче.

Дөньядагы бар матурлык,

Сезнең нур канатыгыз.

Яшәгез сез бәхетләрдә,

Ихластан яратыгыз!

Исмәгыйль Мөхетдинов,

"Сабагаз" идарәсе начальнигы.

"Авыл офыклары" (Балык бистәсе районы) газетасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев