Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Кыш әкияте

Кар ява урамда буранлап, Җиргә ак бәхетләр коела. Табигать бәхеттән яралган Ак диңгез эчендә коена.

Үпкәне иркәли саф һава,

Битләргә сырыша йомшак кар.

Керфегем очына җемелдәп

Кунаклый көмештәй тамчылар.

Яшьме ул. Юк, түгел. Нечкә хис,

Яшерен сер - мәхәббәт бөртеге.

Әнә ул уйнаклап керфектән

Иреннәр өстенә сикерде.

Очкындай чеметеп алды ул

Аңарга үрелгән тел очын.

Кибеккән егеттәй йотлыгып,

Эчтем мин мәхәббәт тамчысын.

Ак тунлы әкият - Кар кызы

Ефәктәй уралды муеныма.

Хыялый чанага салды да,

Очтык без бураннар туена.

Зөфәр Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зөфәр Шәйхетдинов

2
X