Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

МУЛЛАНУР САФИН ШИГЫРЬЛӘРЕ

Нурсаф (Мулланур Сафин) исеме шигырь сөючеләргә яхшы таныш. Аның район матбугатында шигырьләре, хәбәрләре басыла башлаганга ярты гасырдан артык. Заманында аңа шигърияткә хәер-фатихасын "Мишә дулкыннары" әдәби берләшмәсе утырышына килгән Хәсән Туфан бирә. "Нурсаф" псевдонимын да татар шигърияте аксакалы тәкъдим итә. Нурсаф шул еллардан бирле иҗатка тугры калып, туган ягына мәхәббәт белән...

Бабаларым җире

Басу сәхнәсендә тургай җырлый,

Тибрәп тора үзе.

Кояш шуңа гыйшык тота сыман:

Шул кошчыкта күзе.

Моңсу итеп күке еллар саный

Урман эчләрендә.

Бала чагым уйнап йөри майның

Якты төсләрендә.

Уҗымнарның башларыннан сыйпый

Майның ефәк җиле.

Безнең өчен мәңге юмартлана

Бабамнарның җире.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X