Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

САБАНТУЕ – КЫЗЫК БӘЙРӘМ

Сабан туе кызык бәйрәм, Аны һәркем ярата. Кем көрәшә, кем йөгерә, Кемнәрдер чүлмәк вата. Ике малай капчык тотып, Бepceн-берсе бәргәли. Кемнәрдер әтәч артыннан Колга буйлап үрмәли. Чиләк-көянтәләр асып, Яшь киленнәр су ташый. Бөтенесен карап торсаң, Уйныйсы килә башлый. Олысы да, кечесе дә, Һәркем сыный үз көчен. Менә мин дә шигырь...

Сабан туе кызык бәйрәм,

Аны һәркем ярата.

Кем көрәшә, кем йөгерә,

Кемнәрдер чүлмәк вата.

Ике малай капчык тотып,

Бepceн-берсе бәргәли.

Кемнәрдер әтәч артыннан

Колга буйлап үрмәли.

Чиләк-көянтәләр асып,

Яшь киленнәр су ташый.

Бөтенесен карап торсаң,

Уйныйсы килә башлый.

Олысы да, кечесе дә,

Һәркем сыный үз көчен.

Менә мин дә шигырь сөйлим,

Бәйрәм бит шуның өчен.

Гөлнара Нургаязова.

Тимершык авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев