ВАК ҖАНГА
Шигъри дулкын

ВАК ҖАНГА

"Намуссыз ир - буш урын". Син мине түбәнсеттем, дип, Шатланма - Горур җан түбәнлеккә һич Ташланмас һәм төшә алмас!

Син мине ялгыз иттем, дип,

Мактанма -

Каләме язган шагыйрә

Ялгызлыкта һич калмас!

Син мине таптап киттем, дип,

Алданма -

Көчле шәхес баш имәс ул

Вак җанга һичкайчан да!

Әлфинур Вафина.


Нет комментариев