Саба таңнары

Ясадым Кыш бабай

Кай арада җиткән бу кыш, Килгән котып ягыннан. Бөтен дөнья ап-ак булган, Җир ак юрган ябынган. Шатланам һәм куанам, Чөнки кышны яратам. Бүген үк чыгам тышка, Кар бабай тәгәрәтәм. Тырыша торгач Кыш бабай Ясадым бит, булдырдым. Күз урынына күмер куйдым, Кишер иттем борынын. Башына чиләк киерттем, Сыртына капчык элдем. Матурлыгына...

Кай арада җиткән бу кыш,

Килгән котып ягыннан.

Бөтен дөнья ап-ак булган,

Җир ак юрган ябынган.

Шатланам һәм куанам,

Чөнки кышны яратам.

Бүген үк чыгам тышка,

Кар бабай тәгәрәтәм.

Тырыша торгач Кыш бабай

Ясадым бит, булдырдым.

Күз урынына күмер куйдым,

Кишер иттем борынын.

Башына чиләк киерттем,

Сыртына капчык элдем.

Матурлыгына шатланып,

Рәхәтләнеп бер көлдем.

Көннәр җылыта башлады,

Кар бабаем эреде.

Җирдә калды бары тик

Чиләк, кишер, күмере.

Кышны яз алыштырачак,

Бернишләп булмый хәзер.

Киләсе ел Кыш бабайга

Чиләк, күмере әзер.

Чулпан Гыйльманова,

Курсабаш урта мәктәбенең VI сыйныф укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: