Югары Симеттә Марсель Талипов истәлегенә волейбол турниры узды
Спорт яңалыклары

Югары Симеттә Марсель Талипов истәлегенә волейбол турниры узды

Югары Симет авылында Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Талипов Марсель Хәким улы истәлегенә багышланган ир-ат командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды

Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин, шулай ук Марсель Хәким улының якын дуслары чараның мәртәбәле кунаклары булды. Турнирда 8 команда катнашты: «Симет», «Симет яшьләре», «Тимершык», «ОНИКС», «Барс», «Бигәнәй 1», «Саба» һәм «Бигәнәй 2».  
Ярыш йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:1 урын - «Симет»командасы, 2 урын - «Барс» командасы; 3 урын - «Бигәнәй»командасы һәм 4 урын «Саба» командасы. 

Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. 


Нет комментариев