Кукмарада  «Мөхәммәтшин Кубогы» турнирының финалы узды
Спорт яңалыклары

Кукмарада «Мөхәммәтшин Кубогы» турнирының финалы узды

Кукмарада Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда «Мөхәммәтшин Кубогы» турниры тәмамланды. Беренче урынны кукмараларның «Ялкын» командасы яулады, икенчедә — Байлар Сабасының «Саба яшьләре», өченчедә — Шәмәрдәннең «Яшьлек».

  Кукмарадагы яңа төзекләндерелгән Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда футбол буенча «Мөхәммәтшин Кубогы» турнирының финал этабы узды. Уенчыларны һәм футбол жанатарларын Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләде.

Турнирда районыбыз данын “Саба яшьләре” (Байлар Сабасы) һәм “Яшьлек” (Шәмәрдән) командалары яклады.  Турнир нәтиҗәләре:

  • 1 урын - “Ялкын”(Кукмара) 
  • 2 урын: «Саба яшьләре» (Байлар Сабасы)
  • 3 урын: «Яшьлек» (Шәмәрдән). Райондашларыбызны призлы урыннар яулаулары белән котлыйбыз!
  iframe src="https://vk.ru/clip_ext.php?oid=-95845720&id=456242519&autoplay=1" width="363" height="714" style="background-color: #000" allow="; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture; screen-wake-lock;" frameborder="0" allowfullscreen></iframe>
Кукмарадагы яңа төзекләндерелгән Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда футбол буенча «Мөхәммәтшин Кубогы» турниры
 Футбол буенча «Мөхәммәтшин Кубогы» турниры

 


Нет комментариев