Татарстан хоккей командалары арасында матчта биш алка өстенлек белән «Ак Барс» җиңде
«Нефтехимик» — «Ак Барс» уенында хоккейчылар ике дубль ясады.
Кичә Түбән Кама шәһәрендә «Нефтехим-Арена» боз сараенда Татарстанның ике хоккей командасы көч сынашты. Җиңүне Казанның «Ак Барс» командасы яулады. «Нефтехимик» — «Ак Барс» матчы 1:6 исәбе белән төгәлләнде. Әлеге ике команда бу сезонда дүртенче тапкыр очрашты. Өч уенда Казан командасы җиңде.
Беренче период. Унынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Патрис Кормье исәпне ачты (0:1). Ундүртенче минутта «Нефтехимик» уенчысы Кирилл Воробьев гол кертте (1:1). Унҗиденче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Найджел Доус Казан командасын бер алкага алга чыгара алды (1:2).
Икенче период. Алтынчы минутта Найджел Доус икенче алкасын кертеп дубль ясады (1:3).
Өченче период. Тугызынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глухов гол кертте (1:4). Унынчы минутта Станислав Галиев «Нефтехимик» капкасына бишенче алканы кертте (1:5).
Уен ахыры Түбән Кама командасы өчен бик уңышлы булмаса да, уенчыларга һәм җанатарларга төшенкелеккә бирешмәскә кушкан кебек, «Нефтехим-Арена» боз сараенда «Уфтанма» җырыннан өзек яңгырады. Шулай да уенның соңгы секундында Михаил Глухов «Нефтехимик» капкасына икенче алкасын кертеп дубль ясады (1:6).
Командалар составы:
«Нефтехимик»
Барулин (Иванников);
Энлунд — Гудачек — Костицын, Брынцев — Рантакари;
Порядин — Кучерявенко — Хәйруллин, Осипов — Волгин;
Чивилёв — Галузин — Шәфигуллин, Сидоров — Абросимов;
Шиксатдаров — Шәрифьянов — Бикмуллин, (Шутов), Воробьёв.
«Ак Барс»
Рейдеборн (Билалов);
Галиев — Бурмистров — Зарипов, Юдин — Лямкин;
Доус — Да Коста — Тихонов, Яруллин — Викстранд;
Лукоянов — Воронков — Глухов, Педан — Хенкель;
Петров — Кормье — Емец (Дыняк), Журавлёв.
Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Автомобилист» матчы 6 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана. «Нефтехимик» Түбән Камада «Нефтехим-Арена» боз сараенда «Куньлунь Ред Стар» белән көч сынашачак, уен 7 декабрь 19:00 сәгатьтә башлана.
Фото: архив/Михаил Захаров
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев