2008 нче елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге
Спорт яңалыклары

2008 нче елда туган һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге

2022 нче елның 8 октябрендә Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2008 нче елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге булып узды.

     Ярышта  барлыгы 11  команда көч сынашты:  “Сабантуй-1,”  “Сабантуй -2”, “Сәләтле балалар интернат-мәктәбе”,  Шәмәрдән лицее, Саба, Лесхоз, Югары Симет, Килдебәк, Сатыш, Шыңар, Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәпләре.  Уенчылар ярыш вакытында  җитезлек, тизлек һәм команда рухын күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын – “Саба гомуми белем бирү мәктәбе”  (тренер Вафин Л.Р.)

2 урын -  “Сабантуй-1” командасы (тренер Шакиров Ш.Х.)

3 урын – “Югары Симет гомуми белем бирү мәктәбе” (Саубанов А.Р.)

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар акчалата бүләкләр, грамоталар һәм кубок белән бүләкләнде. Котлыйбыз!


Нет комментариев