Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» өченче периодта тигез исәпне саклап кала алмады, команда тагын җиңелде

Казан хоккейчылары алты уенның дүртесендә оттырды.

Кичә Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Минск шәһәренең «Динамо»сына 2:5 исәбе белән җиңелде.

Матч Минск шәһәрендә үтте. «Ак Барс» составында бозга өч пар сакчы һәм ундүрт һөҗүмче чыкты. Гадәттә, тренер бер сакчыга күбрәк чыгара иде. Беренче периодта сакчы Стивен Кэмпфор кагыйдә бозды һәм «Ак Барс»ка уен ахырына хәтле бары тик биш сакчы белән уйнарга туры килде.     

Беренче периодның соңгы минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Минск командасы һөҗүмчесе Мальте Стрёмвалль исәпне ачты (1:0). Шунысы кызыклы, беренче гол кергән вакытта, Казан командасы өчен уйнаучы белорус сакчысы Кристиан Хенкель кагыйдә бозучылар эскәмиясендә утыра иде.

Периодның соңгы секундларында «Ак Барс» сакчысы Стивен Кэмпферга кәшәкәсе белән көндәшенә билдән түбән бәрүе өчен дисциплинар штраф бирелде. Ул уен ахырына хәтле бозга чыкмады.

Икенче период башында, беренче период ахырындагы кагыйдә бозу нәтиҗәсендә, «Ак Барс» биш минут азчылыкта уйнады, аңа карамастан, хоккейчылар капкаларын көндәш алкасыннан саклап кала алды. Сигезенче минутта Александр Бурмистров «Динамо» капкасына гол кертте, исәп тигезләште (1:1). Тугызынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Кагарлицкий Казан командасын бер алкага алга чыгарды (1:2).

Өченче периодның җиденче минутында «Динамо» хоккейчысы Владимир Алистров исәпне тигезләштерде (2:2). Унбишенче минутта Мальте Стрёмвалль икенче алкасын кертте һәм дубль ясады (3:2). Бер минут та үтмәде, Владимир Алистров та дубль ясады (4:2). Период ахырында «Ак Барс», капкасын буш калдырып, алтынчы уенчыны чыгарды, һәм Тейлор Бек алканы буш капкага кертте (5:2).

Бу Казан командасы өчен сезонда дүртенче җиңелү, барлыгы алты матч уйналды.

Командалар составы:

«Динамо»

Колосов (Шостак);
Бек — Кемпе — Стрёмвалль, Коробов — Бенгтссон;
Теденбю — Граовац — Воронин, Крейчик — Ерёменко;
Алистров — Горбунов — Варфоломеев, Денисов — Шинкевич;
Пинчук — Усов — Суворов, Сапего — Дерябин.
«Ак Барс»

Бобков (Билалов);
Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Кэмпфер — Хенкель;
Кагарлицкий — Галимов– Коваленко, Юдин — Журавлёв;
Панюков — Линдхольм — Петров, Лямкин — Рукавишников;
Воронков — Сафонов — Зарипов, Бровкин — Меховов.
«Ак Барс» киләсе уенын Сочида үткәрәчәк. «Сочи» — «Ак Барс» матчы 14 сентябрь 19:30 сәгатьтә башлана.  

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X