Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» даими чемпионатның соңгы уенында бер алка да кертмичә җиңелде

Плей-оффның беренче этабында «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» көч сынашачак.

Кичә Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Екатеринбургтан килгән «Автомобилист»ка каршы уйнады. «Ак Барс» 0:3 исәбе белән җиңелде.

Беренче период. Җиденче минутта, «Авангард» һөҗүмчесе Джефф Плэтт командасы азчылыкта уйнаса да «Ак Барс» капкасына алка кертә алды (0:1).

Икенче период. Беренче минутта, «Авангард» күпчелектә уйнаганда, Найджел Доус гол кертте (0:2).

Өченче период башында «Авангард» командасы капкачысын алмаштырды: Якуб Коварж урынына бозга Владимир Галкин чыкты. Унтугызынчы минутта, «Авангард» күпчелектә уйнаганда, Ефим Гуркин «Ак Барс» капкасына өченче алканы кертте (0:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Рейдеборн (Билалов);

Азеведо — А. Галимов — Петров, Рукавишников — Лямкин;

Дыняк — Воронков — Э. Галимов, Викстранд — Педан;

Санников — Галузин — Фисенко, Аверин — Юдин;

Тихонов — Кормье — Фрэттин (Кара), Журавлёв.

«Автомобилист»:

Коварж (Галкин);

Доус — Холланд — Мэйсек, Гуркин — Березин;

Мозер — Плэтт — Секстон, Батыршин — Мамкин;

Белоусов — Кучерявенко — Гәрәев, Трямкин — Севостьянов;

Обидин — Попов — Хрипунов (Овчинников), Вәлитов.

Әлеге уен «Ак Барс» өчен Континенталь хоккей лигасының даими чемпионатында соңгысы булды. Киләсе уен плей-офф кысаларында булачак, анда командалар дүрт җиңүгә хәтле көч сынаша һәм җиңелүче команда төшеп кала. «Ак Барс»ның көндәше — Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы (даими чемпионат таблицасында беренче һәм соңгы-сигезенче урынны алган командалар үзара көрәшә).

«Ак Барс» һәм «Нефтехимик» арасындагы беренче дүрт матч 2нче, 4нче март Казанда «Татнефть-Арена»да һәм 6нчы, 8нче март көннәрендә Түбән Камада «Нефтехим-Арена»да узачак.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев