Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» елның соңгы уенында көндәш команда капкасына җиде алка кертеп отты

Киләсе уенны «Ак Барс» икенче елда Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда шушы ук «Динамо» командасы белән үткәрәчәк.

Кичә Мәскәүдә «Ак Барс» хоккейчылары «Динамо» командасына каршы уйнады. Матч 7:2 исәбенә «Ак Барс» файдасына тәмамланды. Бу «Ак Барс» өчен 2020 елның соңгы уены булды.

Һөҗүмче Роман Любимов беренче тапкыр бозга «Ак Барс» составында чыкты. Ул декабрь башында «Спартак» командасыннан күчеп килде.

Ярты уен дәвамында «Динамо» капкасын Казан хоккей мәктәбе шәкерте, «Ак Барс» составында Гагарин Кубогын откан уенчы Эмиль Гарипов саклады. Ул да «Динамо»га «Авангард»тан декабрьдә генә күчте.

Беренче период. Җиденче минутта «Динамо» һөҗүмчесе Илья Круглов гол кертте (1:0). Сигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронков Эмиль Гарипов капкасына беренче алканы кертте (1:1). Бер минутта үтмәде, «Ак Барс» тагын гол керттерде, гол авторы — «Динамо» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий. Уникенче минутта исәп тигезләште — Михаил Глухов алка кертте (2:2).

Икенче период. Өченче минутта «Ак Барс» уенчысы Михаил Фисенко гол кертте, Кирилл Петров голга китергән нәтиҗәле пасы белән Континенталь хоккей лигасы уеннарында 300нче очкосын җыйды (2:3). Җиденче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Найджел Доус Мәскәү командасы капкасына дүртенче алканы кертте, гол видеокабатлаудан соң исәпкә алынды (2:4).

Тугызынчы минутта Эмиль Гарипов үзенең элекке командасыннан бишенче алканы керттерде (2:5). Стефан Да Костаның күпчелектә уйнаганда кертелгән голыннан соң «Динамо» капкачысын алмаштырды: бозга Эмиль Гарипов урынына Иван Бочаров чыкты. Ундүртенче минутта Стефан Да Коста Иван Бочаровка да алка кертте (2:6).

Өченче период башында голлар булмады, хоккейчылар көрәшкә күчте. Бәрелешүдән соң җәрәхәтләнгән Найджел Доусны яклап, Дмитрий Воронков Сергей Бойковка ташланды. Бу көрәшү тынды гына, икенчесе башланды: динамочы Артём Волков, Андрей Мироновны яклап, Патрис Кормье белән сугышып алды. Биш минутта ике сугышу булды. Уникенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Дыняк уенның тугызынчы алкасын кертте (2:7). 

Командалар составы:

«Спартак»

Гарипов (Бочаров);
Кагарлицкий — Шипачёв — Яшкин, Сергеев — Чайковски;
Тарасов — Шипов — Пяярви-Свенссон, Миронов — Волков;
Муранов — Ефремов — Алексеев, Зайцев — Бойков;
Круглов — Зайцев — Рашевский, Аланов — Хиетанен.
«Ак Барс»

Билалов (Рейдеборн);
Доус — Да Коста — Галиев, Викстранд — Мёрфи;
Воронков — Галимов — Зарипов, Яруллин — Педан;
Любимов — Глухов — Дыняк, Юдин — Лямкин;
Петров — Кормье — Фисенко (Емец), Журавлёв.
Киләсе уенны «Ак Барс» икенче елда үткәрәчәк. «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда шушы ук «Динамо» командасы белән көч сынашачак. Матч 6 гыйнвар көнне 17:00 сәгатьтә башлана.  

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев